Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Мәскәү язучысы белән очрашу кабатлана

Якшәмбе, 23 нче июль, "Ком   сәгате" тапшыруының танылган язучы Ринат  Мөхәммәдиев белән узган чыгарылышы “ТНВ-Планета” телеканалында кабатлап күрсәтелә. Татар җанлы язучы белән җавапларга бай “Ком сәгате” тапшыруын карамыйча калмагыз.

Ринат әфәнде бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә гомер итә. Читтән татар прозасына һәм мәдәниятенә караш нинди? Аның чын әгъзасы яшь буын агымыннан канәгатьме? Татарлыкны башкалада ничек саклап калырга? Кызыклы сорауларга җавапны якшәмбе көнне "Ком   сәгате" тапшыруында таба аласыз.

Ринат Сафа улы  Мөхәммәдиев  — танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Ул шулай ук Халыкара Язучылар берлеге әгъзасы. Ринат  Мөхәммәдиев  бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара.

Исегезгә төшерәбез, "Ком   сәгате"  тапшыруы  "алтын интервью" жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Ринат  Мөхәммәдиев  белән "Ком   сәгате" тапшыруын якшәмбе, 23 нче июль, “ТНВ-Планета” телеканалында 19:10 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20