Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2015

Мутко Татарстанда чаңгы-биатлон үзәге төзү турында игълан итте

Мутко Татарстанда чаңгы-биатлон үзәге төзү турында игълан итте  Татарстанда көчле чаңгы-биатлон үзәге комплексы төзелергә мөмкин. Кичә бу хакта журналистларга Казанда уздырыла торган спортның су төрләре буенча  ФИНАның 16нчы дөнья чемпионатының су тубы буенча Россия белән АКШ командалары арасында төркем этабы матчында  булган Россия спорт министры Виталий Мутко хәбәр итте.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов аныклап узганча, сүз Зәйдә тиешле инфраструктура үстерү турында бара.

"Бүген Казанда 2013 елгы Универсиаданың үз нәтиҗәләрен бирүен күрәбез, - дип ассызыклады Мутко. - Йөзү буенча Россия җыелмасы составында берничә татарстанлы бар, бер кыз синхрон йөзү командасында, суга сикерүче егет бар, су тубы командасында - берьюлы биш татарстанлы".

Бу Казанның үсеш ноктасына әйләнүе турында сөйли, саный федераль министр.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20