Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2017

Җомга кичендә Бергам шәһәреннән Труффальдино тарихы белән танышыгыз

Җомга кичендә “Яңа Гасыр” каналы «Труффальдино из Бергама» нәфис фильмын күрсәтә. Ике байга берьюлы хезмәтче булып ялланган шат күңелле Труффальдино тарихын күзәтмичә калмагыз.

Үзе өчен генә кирәкле акча эшләү нияте белән дөньядан тәм табып яшәүче Труффальдино бер байга хезмәтче булып яллана. Хуҗасы бай хатын Беатриче Распони булып чыга, ләкин ул үзен битлек ярдәмендә вафат булган ир туганы урынына куеп йөри. Хуҗасы үзенең сөйгәне Флориндо Аритузины эзли, ә Флориндо, үз чиратында, җинаять кылуда гаепләнә.

Бай хатын зур эзләнүләр белән мавыккан арада, тапкыр Труффальдино тагын бер бай әфәндегә хезмәтче булып ялланырга өлгерә. Хезмәтче артыгы белән канәгать, чөнки ул хәзер ике байдан эш хакы ала. Буталчык тарихның бер генә катнашучысы да Беатриче нәкъ менә Флориндоны эзли, ә алар бер-берсе белән янәшә генә яши дип башларына да китермиләр. Фильм тарихы ахыр чиктә ни рәвешле чишелер һәм яхшылык начарлыкны җиңәрме?

Моны сез җомга, 29 нчы сентябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында «Труффальдино из Бергама» нәфис фильмын караганнан соң белә аласыз. Фильм “Яңа Гасыр” каналында 22:10 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!