Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

“Поле чудес” тапшыруында катнашкан татарстанлылар башваткыч чишәргә җыелды

Алар — һәр нәрсәдән ямь табып һәм дәрт-дәрман алып яшәүче кешеләр. Алар — тормышның һәр өлкәсендә үзләрен сынап карарга омтылалар. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар. Сүз Беренче каналның данлыклы «Поле чудес» тапшыруында катнашкан татарстанлылар турында бара.

Мәскәүләргә барып, «Поле чудес» тапшыруында катнашкан булсалар да, аларның «Башваткыч» уенында катнашыр чиратлары да килеп җитте.

Якшәмбе кичендә Арча егетләре — Ядкәр Мөхәммәдиев белән Мөхәммәт Гыйльметдинов һәм Балтач кызы — Чулпан Гобәйдуллина «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Мәскәүдә күргәннәрен-ишеткәннәрен безгә дә сөйләячәкләр.

«Поле чудес» тапшыруында катнашкан татарстанлылар белән мавыктыргыч «Башваткыч» тапшыруын 11 нче июнь 18:00 сәгатьтә карарга онытмагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера