Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

Португалия һәм Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек турында килеште

Бүген Португалиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Бруно Бобон белән күреште, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан делегациясен сәламләп, Бруно Бобоне икътисадта һәм авыл хуҗалыгындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур мөмкинлекләр булуына ышанычын белдерде. Шулай ук ул башка юнәлешләрне дә билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгын, җирле эшкуарлар делегациясенең җитәкчесе сыйфатында, республикага килергә чакырды. «Әгәр Португалия бизнесы Россиядә үз эшен җәелдерергә тели икән, Татарстан — безнең илнең базарына чыгу өчен яхшы мәйданчык «, — дип билгеләп үтте ул.

Очрашу ахырында Португалия һәм Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!