Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.08.2016

Республика көнендә бәйрәм салюты Казансу елгасы мәйданыннан атылачак

30 августта, Республика көнендә Татарстан башкаласында Казансу елгасы мәйданыннан бәйрәм салюты атылачак. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сүзләренә сылтама белән мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Салют 22.00 сәгатькә планлаштырылган.

"Төрле елларда салют төрле мәйданчыклардан була иде. Миңа калса, су мәйданы казанлыларга салют матурлыгына соклану өчен уңай урын", - дип ачыклык кертте Фәттахов.

Аның сүзләренчә, бәйрәм фейервергы Кремль яр буеннан һәм "Казан" гаилә үзәге яныннан яхшы күренәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20