Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

РФ Финанслар министрлыгы 2015 елда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын индексацияләмәүне максатка ярашлы дип саный

РФ Финанслар министрлыгында 2015 елда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын һәм социаль түләүләрне индексацияләмәүнең максатка ярашлы булуы хакында белдерделәр. Бу хакта финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте, дип тапшыра "Интерфакс".

"Бу финанслар министрлыгы позициясе, ул хакта Хөкүмәттә фикер алышу булмады. Без хәзерге шартларда дәүләт хезмәткәрләренә дә, башка категория гражданнарга да (бюджет тармагында эшләүчеләргә) эш хакларын һәм социаль түләүләрне индексацияләми калдырырга да була дип саныйбыз. Бу агымдагы һәм алдагы елларның бюджетын җиңеләйтер иде", - дип белдерде ул.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20