Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.12.2015

РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Казан мэрын бүләкләгән

РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Казан мэрын бүләкләгәнРФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казан мэры, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур Метшинга Мактау грамотасы тапшырды.

Казан мэриясе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты.

Татарстан башкаласы җитәкчесе актив эшчәнлеге һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә җирле үзидарәне үстерүгә шактый зур өлеш кертүе өчен РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бүләкне тапшыру тантанасы исә әлеге минутларда Оренбургта уза торган җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының, Округ федерациясе субъектларының законнар чыгару ассоциациясенең һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең уртак утырышы кысаларында үткәрелде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20