Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2016

Римма Ратникова: "Массакүләм мәгълүмат чараларына ышанычны күтәрү - ул дәүләт югарылыгындагы бурыч"

Римма Ратникова: "Массакүләм мәгълүмат чараларына ышанычны күтәрү - ул дәүләт югарылыгындагы бурыч"  Массакүләм мәгълүмат чараларына ышанычны арттыру - дәүләт югарылыгындагы бурыч. Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2015 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова хәбәр итте.

Ул билгеләп узганча, тармакта зур үзгәрешләр бара, журналист һөнәренең социаль абруен, ММЧның дәрәҗәсен һәм аңа ышанычны арттыру кебек мәсьәләләр актуаль кала. Р.Ратникова сүзләренчә, соңгы ун елда алар кимегән, бу хакта төрле социологик тикшеренүләр мәгълүматлары күрсәткән, хәзер хәл акрынлап җайлаша. "Һөнәрнең дәрәҗәсе һәм аңа ышаныч, иң беренче чиратта, - хакимият һәм җәмгыятьнең мөнәсәбәте", - дип ассызыклады ул.

Спикер билгеләп узганча, республикада әлеге мөнәсәбәтләр күпмедер дәрәҗәдә төзелгән, ММЧ вәкилләре белән Татарстан Президенты да, ТР Дәүләт Советы Рәисе дә, министр һәм депутатлар да очрашып тора. Бу ММЧга игътибар һәм хөрмәт күрсәткече.

Ратникова сүзләренчә, хакимиятнең ачыклыгы Россиядә 2000 нче еллардан бирле үткәрелгән административ реформалар нигезендә салынган. "Республика бу юлдан ачык һәм ышанычлы төстә бара", - дип саный ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

"Хакимиятнең ачыклыгы - төбәкнең җәлеп итүчәнлеге күрсәткече. Шуңа да журналистларны ачык киңәшмәгә кертмәгән яки кайбер муниципалитетларның җитәкчеләре кискен фикер җиткерүчеләрне тикшерергә әйдәгән сирәк очраклар безне бизәми. Минемчә, бу республика дәрәҗәсенә куркыныч янау. Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк", - диде Римма Ратникова.

"Күбесенчә безнең һөнәрнең дәрәҗәсе - ул без үзебез. Бу безнең профессиональлек, эшебезгә карашыбыз. Әгәр безне хөрмәт итүләрен теләсәк, без үзебезне үзебез хөрмәт итәргә тиешбез, - дип саный ул. Аерым алганда, спикер "Легендар брендлар" конкурсын искә төшереп узды, ул Татарстан журналистикасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән. - Мондый акцияләр һәр районда кирәк, һәр ММЧ дәрәҗәсендә үз тарихын өйрәнүне дәвам итәргә, ветераннарга хөрмәт белән карарга кирәк", - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Ул журналистиканың гомуми дәрәҗәсен арттыру кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

"ММЧ җитәкчеләре үз коллективлары алдында югарырак иҗади бурычла куярга тиеш", - дип саный ул. Журналистикага ышаныч турында сөйләгәндә, Р.Ратникова:  "Әгәр ул югары түгел икән, кешеләр телевидение, радио һәм газетларда сөйләгәннәргә ышанмыйча, интернеттагы рәсмилеге аз блогларда язылганнарга ышанса, димәк, - барлык тырышлык юкка дигән сүз", - дип ассызыклады.

"ММЧ эшчәнлеге нәтиҗәле булсын дисәк, ММЧга ышанычны ничек арттыру турында уйларга кирәк. минемчә, бу Журналистлар берлеге бурычы гына түгел, ә дәүләт бурычы. Хәзерге вакытта эшләнә торган тармакны үстерү стратегиясендә бу чагылыш табар дип өметләнәм", - дип өстәде ул.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20