Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2016

Р.Миңнеханов "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" күргәзмәсен ачты

 Бүген "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгендә "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" 8 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиация сәнәгате департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары- сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.

Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән 116 предприятие, 14 илдән чит ил компанияләре катнаша. Күргәзмә Татарстан Президенты химаясендә ике елга бер үткәрелә. Быел ул кешенең космоска беренче тапкыр чыгуы 55 ел тулу, ТАССР ДОСААФ оешуга 65 ел тулу, Ту-160 стратегик бомбардировщигының беренче очышына 35 ел тулу кебек даталарга багышлана. Күргәзмәне уздыру максаты - авиацион һәм ракета-космик техникасын җитештерү белән шөгыльләнә торган предприятие һәм оешмаларның фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерү, фәнни оешмалар һәм предприятиеләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә ачылышында катнашучыларны сәламләп, Татарстанның авиация тармагы үсешенә җитди игътибар юнәлтүче республика булуын билгеләп узды. "Без монда яңа партнерларны табарбыз, яңа проектлар турында сөйләшербез дип ышанам", - дип ул күргәзмәдә катнашучы оешмаларга рәхмәтен җиткерде.

Сергей Емельянов чарада катнашучыларны Россия Сәнгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров исеменнән сәламләде.

Михаил Погосян дөнья базарында конкуренциянең яңа технологияләрдән башка мөмкин түгеллеген билгеләп үтте. Ул күргәзмәдә авиация тармагы үсеше өчен яңа проектлар тәкъдим ителеп, яңа бурычлар куелачагына ышанычын җиткерде. "Татарстан инновацияләр өлкәсендә һәрвакыт лидер булды", - диде Погосян.

Аннан соң рәсми затлар очкыч җирдән күтәрелеп киткән тавышны яңгыраткан төймәгә басып, күргәзмә ачылышына старт бирде. Күргәзмә 12 нче августка кадәр эшләячәк. Бу минутларда Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмә белән танышып йөри.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20