Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2017

Р.Миңнеханов беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасын хуплаган

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанда 2017−2018 елларга беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасы тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Искәртеп үтик, программа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Хөкүмәте тарафыннан эшләнде. Бу хакта алдан Россия Президентының еллык Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән иде.

2017−2018 елларга беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасында республика шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында поликлиника биналарын капиталь ремонтлау һәм заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү каралган.

2017 ел программасында Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт поликлиникаларын ремонтлау кергән. Барлыгы 43 учреждение (75 объект), аларга якынча 2 млн кеше беркетелгән.

2018 программасында 37 учреждение (78 объект), шулай ук 1,2 млн чамасы кешегә хезмәт күрсәтүче махсуслашкан медицина учреждениеләре каралган.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән программаны килештергән. Бу зур һәм җитди проект, дип белдергән ул, программаны башкарып чыгуда республика һәм муниципаль районнар дәрәҗәсендәге министрлык һәм ведомстволардан зур көч сорала.

Бүген программаның Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзалануы көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!