Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

Россиядә авария хәлендәге торак күләме артуы көтелә

Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы илдә авария хәлендәге торакларның күләме артуын көтә, дип хәбәр итте президентның «май боерыкларын» үтәүгә багышланган Дәүләт Советы утырышында Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень. Бу хакта РИА Новости яза.

«Эш шунда ки, безнең илдә торак фондының яртысы 1970 елга кадәр төзелеп бетте», — дип искә төшерде ул.

2017 елның 1 сентябренә Россиядә 2012 елның 1 гыйнварына авария хәлендәге дип танылган торактан халыкны күчерү программасы төгәлләнергә тиеш.

1 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Россиядә 2008 елдан башлап 13 миллион квадрат метрдан артык торактан 860 мең кеше күчерелгән. Бу планның 73 проценты дигән сүз. Хәзерге вакытта Россиянең 20 төбәге авария хәлендәге торактан күчерү планы күрсәткеченнән артта бара.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!