Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
02.05.2017

Россиядә транспорт куркынычсызлыгы буенча яңа таләпләр кертелә

Россиядә 1 июльдән транспорт куркынычсызлыгын булдыру максатыннан яңа таләпләр гамәлгә кертелә. Транспорт иминлеген булдыру таләпләренә тимер юл вокзалы һәм станцияләре, тоннель, эстакада, күпер һәм тимер юл участокларын террорчылыктан саклау да кертелә. Шул хактагы карарны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады, дип яза «Российская газета».

Яңа таләпләр төрле категория транспорт инфраструктурасы һәм транспорт чараларындагы куркынычсызлык дәрәҗәсен күз уңында тота. Хөкүмәтнең матбугат хезмәте ачыклык кертүенчә, яңа чаралар террорчылыкка каршы дәүләт системасы гамәлләрен тагын да нәтиҗәлерәк итүгә юнәтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин