Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2017

Россиялеләр яңа машиналарны ешрак сатып ала башлаган

Россиядә яшәүчеләр яңа автомобильләргә ешрак өстенлек бирә башлаган. Бу хакта «АвтоСтат» аналитик агентлыгының башкарма директоры Сергей Удалов хәбәр итте, дип яза Известия.

Аның сүзләренчә, элегрәк россиялеләр, акчаларын янга калдыру максатыннан, тотылган машина алырга тырышкан. Омтылышның үзгәрүе гадәти күренеш, чөнки яңа машина алганда, аның хуҗалары заводтан гарантия белән төзек транспорт чарасына ия була, дип хәбәр итә «360» телеканалы. Әлеге сәбәп белән июльдә тотылган автомобильләрне сату күләме 1 процентка кимегән, ә аларга бәяләр 6 процентка төшкән.

Күптән түгел Ford Focusның Россиядә тотылган иң популяр чит ил машиналары рейтингын җитәкләве билгеле булды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!