Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Рәсми теркәлмәгән никах мәсьәләсе бәхәс үзәгенә алына

Дүшәмбе, 29 нчы май, "Таяну ноктасы" тапшыруы рәсми теркәлмәгән никах мәсьәләсенә кагылышлы әңгәмә оештыра. Гражданлык актлары теркәү органнарын, ягъни ЗАГС администрациясен бүген күп көндәлек проблемалар борчый.

Яшь парларның озак вакыт никахларын теркәмичә генә, ягъни “гражданский брак” белән яшәүләре – шуларның берсе. Киң таралаган мәсьәләгә үз карашларын студия кунаклары җиткерә: Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова, журналист һәм продюсер Луиза Закирова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 29 нчы май, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!