Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2016

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен экспорт белән шөгыльләнергә өнди

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа базарларга чыгу өчен, агымдагы вазгыятьтән файдалану зарур. Бүген ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрне шуңа өндәде.

Республика башлыгы Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә агымдагы елга яңа бурычлар билгеләде.

“Бүгенге вазгыятьтән мөмкин кадәр файдаланырга кирәк. Бер яктан, бу начар – санкцияләр, проблемалар. Икенче яктан, әле беркайчан да базарның шулый ябык булып, үзебезнең карамакта булганы юк. Безгә республика эчендә генә түгел, аннан читтә дә тулы куәттә эшләргә кирәк. Без Россиядә яңа базарларга чыгарга тиеш. Бүген экспорт мөмкинлекләре ачыла. Экспорт белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Куәтебез, мөмкинлекләребез җитәрлек, сөрүлекләрнең нәтиҗәлелеген арттыру зарур. Әгәр уртача дәрәҗәдән түбәнрәк эшләүчеләр үз күрсәткечләрен яхшыртса, без шундук 30-40 процентлык үсеш алыр идек”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыкларына экспортны арттыру мәсьәләсендә бергәләп эшләргә йөкләмә бирде.

Президент әйтүенчә, безнең бурыч – икмәкнең 4 млн, шикәр чөгендеренең 2 млн тоннадан да ким булмавы, 3 млн тоннага җитү турында да уйларга кирәк. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов докладында агымдагы елда чәчү кампаниясенең республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән югары оешканлыкны таләп итәчәген билгеләп узган иде. Ни өчен дигәндә, кайбер авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлек мәйданнары киңәйтеләчәк. Министр сүзләренә караганда, чөгендер 8 мең гектарга күбрәк, рапс һәм көнбагыш 300 мең гектарга, бөртеккә кукуруз һәм силос 150 мең гектарга күбрәк чәчеләчәк. “Чәчү башлануга беренче ун көндә үк чәчеп бетерергә өлгерергә кирәк, юкса, бөтен тырышлыгыбыз юкка булачак. Бу техниканы әзерләүгә һәм аны чәчү кампаниясендә куллануга җаваплы мөнәсәбәтне сораячак”, - диде Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов төрле культураларны игүдә югарырак күрсәткечләргә ирешүдә фәннең өлешен ассызыклады. “Әлбәттә, моны фәнсез башкарып чыгып булмый. Һава-климат шартлары үзгәрүчән. Селекция корылыкка чыдам культураларны гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Туфрак эшкәрткәндә дымлылыкны мөмкин кадәр озаграк саклаучы машиналарны эшкә җигәргә кирәк”, - диде ул.

Президент игътибарны юнәлткән мәсьәләләрнең тагын берсе – чынбарлыктагыдан узып, ялган саннар өстәп язу белән шөгыльләнү. Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү күрсәткечләрен арттырып язу фактлары ачыкланган район башлыкларын моның белән мавыгуның начар тәмамланырга мөмкинлеге турында кисәтте. Аның әйтүенчә, район җитәкчеләре алмашынуы күп очракта шушы сәбәп белән бәйле. “Әйдәгез, моның белән мавыкмыйк. Алдап язылган бу саннар беркемгә дә кирәкми. Безгә табыш кирәк, - диде. – Мин бер эшмәкәр белән сөйләшкән идем, аның 100 кәҗәсе бар. Кәҗә күпме сөт бирә дип сорагач, 3 тән алып 5 литрга кадәр диде. Мин әйтәм: бездә сездән өйрәнә алырлык башлыклар бар – аларда сыерлар 3-5 литр сөт бирә. Ничек оят түгел сезгә? Ничек алай эшләргә була? Терлекчелек – бик системалы, технологик эш”.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов сыйфатсыз туклану продуктларына каршы сугыш игълан итәргә әйдәде. “Безнең халыкның сыйфатлы азык-төлек белән туклануы мөһим. Безгә бөтен фальсификатларга һәм сыйфатсыз продуктларга сугыш игълан итәргә кирәк. Бу казылык эшләнмәләренә, сөт һәм башка продукциягә дә кагыла. Аны олылар да, балалар да ашый, аннары дәвалыйбыз. Әйдәгез, катгыйрак булыйк. Шул кешеләрне алдаучыларны урынына утыртырга кирәк. Кайберәүләр бит очсызга кызганып, сыйфаты шикле шул продукцияне сатып ала. Кемнәр җитештерүен һәм нинди сәүдә челтәрләре сатуын ачыкларга һәм хәбәр итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Президент прокуратурага һәм Роспотребнадзор идарәсенә.

Рөстәм Миңнеханов безнең запасть частьлар буенча импортны алмаштыру өлкәсендә актив эшли башлавыбызны билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бик күп әйберне үзебез җитештерә алабыз, чөнки сатып алу шактый кыйбатка төшә.

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәләрен оештыруда актив катнашучыларга аерым рәхмәтен җиткерде. Коллегия азагында ул аграр тармакта хезмәт алдынгыларын бүләкләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20