Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2015

Рөстәм Миңнеханов белән Максим Акимовка “Яңа Тура” технополисын үстерү проектын презентацияләделәр

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов бүген Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Алар “Яңа Тура”га Чаллыдан моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдән килде.
Искәртеп үтик, Яшел Үзән Россиянең 300 дән артык муниципаль берәмлеге белән бергә моношәһәрләр махсус федераль исемлегенә кертелгән. Яшел Үзән өчен “Яңа Тура”  инвестицион проекты икътисадны диверсификацияләү мөмкинлеге.
2015 елның апрелендә Яшел Үзәнгә Моношәһәрләрне үстерү фонды аша субсидия бирү турындагы карар кабул ителде. Яшел Үзәнне модернизацияләү моделе сыйфатында сәнәгать-логистика зонасы – “Яңа Тура” технополисын булдыру ниятләнә. Проектның төп максаты – икътисадны диверсификацияләү, Яшел Үзән предприятиеләренең бюджет һәм социаль бәйлелектән азат булуы.
Рөстәм Миңнеханов белән Максим Акимовка Чаллыдан моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдән килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20