Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2015

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең бурыч – бөтен республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү»

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең бурыч – бөтен республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү»  Бүген Казан Кремлендә узган ТР Иминлек советы утырышында Татарстанда белем бирүнең сыйфаты мәсьәләләре һәм республикада гомумбелм бирү системасын камилләштерү хакында фикерләштеләр. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, Иминлек советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары катнашты. 

«Бүген уку йортларын тәмамлаучылар озакламый республикабызның үсеше буенча карарлар кабул итәчәк. Шәхес формалашуда мәктәпкә һәм укытучыларга аерым роль бирелә. Соңгы елларда республикада гомуми белем системасын модернизацияләү буенча зур эш алып барыла, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла, балалар бакчалары төзелә, Мәгариф үсеше стратегиясе чаралары уңышлы башкарыла», - дип белдерде Татарстан Президенты, утырышны ачып.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу билгеле бер нәтиҗәләргә китерәчәк – Татарстан күп еллар буена Бөтенроссия олимпиадаларында катнашу нәтиҗәлелеге буенча Идел федераль округында иң алда бара, нигездә барлык фәннәр буенча БДИның уртача күрсәткече  илдәге белән чагыштырган вакытта артыграк, әмма тагын югарырак күрсәткечләргә ирешәсе килә.  

«Хәзерге этапта безгә мәгариф өлкәсендәге вәзгыятьне җентекләп анализларга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә, аларның сәбәпләрен ачыкларга һәм уртак эшебезнең өстенлекләрен билгеләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты. 

«Безнең төп бурыч – республиканың теләсә кайсы почмагында сыйфатлы белем алу мөмкинлеген һәм безнең югары уку йортларын тәмамлаучыларның көндәшлеккә сәләтен тәэмин итү», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Педагоглар һәм мәгариф системасындагы идарәчеләр, ТР Президенты сүзләренчә, үз эшенең осталары булырга тиеш, ә бу исә үз чиратында Мәгариф министрлыгының һәм муниципалитетлардагы бүлекчәләре тиешле дәрәҗәдәге эш таләп итә.  Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уку йортларын тәмамалаучыларның һөнәри юнәлеше мәсьәләсе хәл ителмәгән булып кала – бу өлкәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешенчә эшләми әле.

«Мәгариф өлкәсенең бюджет акчалары тотылу буенча беренче урында булуы сер түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Соңгы елларда без чыгымнарны матди-техник база буенча да, стратегия буенча да, хезмәт өчен түләү фонды буенча да шактый арттырдык, әмма белем бирүнең сыйфаты яхшыру сизелми». 

«Бөтен эш без булдыра торган инфраструктурада түгел, ә шунда эшләүче кешеләрдә, - дип саный Татарстан Президенты. – 2014 елда 10 әйдәп баручы мәктәп һәм начарлар рәтендә йөргән 10 мәктәп арасында рус теле буенча аерма 32 балл тәшкил итте, ә математика буенча – 40 балл . Ә без бит норматив финанслауны кулланабыз, аерма әлләни түгел. Авыл җирендә без акча  күбрәк тә  тотабыз, ә нәтиҗә нинди?» 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук методик кабинетлар эшен яңадан карарга, район мәгариф бүлекләре эше сыйфатына игътибар итәргә өндәде. 

Утырыштан соң ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры энгель Фәттахов журналистларга аңлатып узганча, очрашуда каралган мәсьәләләр, асылда, идарә эшчәнлегенә кагылган. "Мәгариф системасында хәл ителмәгән оештыру мәсьәләләре күп әле. Без аларны чишүнең үз вариантларыбызны тәкъдим иттек. Без белем бирүнең сыйфаты өчен җавап бирүче министрлык, контент буларак, муниципаль берәмлек башлыклары белән уртак эш алып барырга тиешбез", - диде ул һәм төп бурыч - белем бирүнең сыйфатын арттыру дип өстәде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20