Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.11.2015

Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Олег Матыцин белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Олег Матыцин белән очрашты  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Олег Матыцин белән очрашты.  

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов Олег Матыцинны Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты итеп сайлануы белән котлады һәм аңа уңышлар теләде.

Аннары яклар студентлар спортын киләчәктә халыкара масштабта һәм Россиядә  үстерү мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: FISU президентын сайлау 2015 елның 8 ноябрендә Лозаннада  (Швейцария) оешманың генераль ассамблеясында узган иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20