Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Геолог - ул ил байлыгын формалаштыра торган кеше"

Рөстәм Миңнеханов: "Геолог - ул ил байлыгын формалаштыра торган кеше"  Бүген Татарстан яшь геологларының II Республика ачык кыр олимпиадасы рәсми рәвештә ачылды. Ике атна дәвамында ул Казан янындагы "Заречье" балалар сәламәтләндерү лагерында узачак.

Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Безнең республика данын 30 команда яклаганы, Казакъстан һәм Кырым Республикасының Бахчисарайдагы дусларыбыз катнашу сөенечле", - дип мөрәҗәгать итте ул олимпиадада катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" һәм башка кече нефть компанияләренә олимпиаданы әзерләүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. "Киләчәк турында кайгырту - бик дөрес, чөнки геолог - ул илебез, шул исәптән республикабыз байлыгын формалаштыручы кеше, - дип ассызыклады ул. Ә геологка кирәкле күнекмәләрне мәктәптә үк формалаштыру зарур".

"Без Татарстан белән генә чикләнергә тиеш түгел, безгә барлык юнәлешләр, барлык файдалы казылмалар буенча эшләргә кирәк, аларны геологларсыз табу һәм эшкәртү мөмкин түгел, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Бездә 200 еллык тарихлы менә дигән университет бар (КФУ - Т-и искәрмәсе), ул геология буенча илдә әйдәп баручылардан санала. Безнең нефть компанияләрендә менә дигән геология мәктәбе. Бездә бу юнәлештә көндәшлеккә сәләтле булу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар".

"Татнефть" генераль директоры Наил Маганов үз чиратында белдергәнчә, нефть эшендә геология һәрчак кирәкле белгечлек булды. "Бүген, нефть азайган, ә чыганаклар ярлыланган мәлдә, геолог һөнәренең әһәмияте тагын да арта, - диде "Татнефть" җитәкчесе. - Без үз компаниябез киләчәген әлеге һөнәрсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа да "Татнефть"тә сездә үз хезмәттәшләрен, зур белгечләрне күрәләр".

"Татнефть" җитәкчесе Рөстәм Миңнхановка яшь геологлар хәрәкәтенә ярдәм иткән һәм яңадан торгызган өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәте үзәк советы рәисе Светлана Яшина Россия табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары - Роснедр җитәкчесе Валерий Пактан сәламләү телеграммасын укыды. "Соңгы елларда Татарстанда балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәте шулкадәр зурайды ки, аңа республика шәһәр һәм районнарының күпчелеге кушылды, - диелгән, аерым алганда, сәламләүдә. Сезнең күбегез бөтен илгә мәгълүм галим һәм белгечләр булырсыз дип ышанам".

"Сез хәзер ил буенча беренче урында, чөнки мондый зур форумның узганы юк иде әле", - дип белдерде Светлана Яшина.

Аннары 32 команда (290 бала) парады булды. Олимпиада флагын Әлмәтнең 2нче "Девон" лицее командасы - узган елгы олимпида җиңүчесе алып чыкты.

Олимпиада программасында 11 ярыш һәм 5 конкурс каралган. Катнашучылар аларга ел буе әзерләнгән. Мәктәп командаларына шефлар сыйфатында кече нефть компанияләре беркетелгән. Оештыру комитеты рәисе - ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Олимпиада 13 июль көнне ябылачак.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20