Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2015

Рөстәм Миңнеханов: Икътисадны камилләштерү өчен партнерлар кирәк

Рөстәм Миңнеханов: Икътисадны камилләштерү өчен партнерлар кирәк

Россия төбәкләре икътисадын үстерү, камилләштерү өчен, беренче чиратта, ышанычлы партнерлар булдыру өстендә эшләргә тиеш. Бары тик шул чагында гына инновацион үсеш, яңа технологияләр турында сөйләргә мөмкин булачак, дип саный Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.


Бу турыда ул Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясенә биш ел тулу уңаеннан оештырылган утырышта хәбәр итте. Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов инде биш ел дәвамында әлеге Ассоциациянең рәисе булып тора. Быел әлеге вазифага ул икенче тапкыр сайланды. Бу аңлашыла да, чөнки хәзерге вакытта Татарстан Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Республикабызның инновацион эшчәнлек өлкәсендә лидер булуы исә берәүдә дә шик уятмыйдыр, мөгаен. Россия җитәкчелегендә кызыксыну уяткан инновацион проектларның күбесе беренчеләрдән булып нәкъ менә Татарстанда тормышка ашырыла башлый.

- Ассоциациядә рәислек итүне миңа ышанып тапшырганыгыз өчен зур рәхмәт. Соңгы биш ел эчендә безнең ошма зур авторитетка ия төбәкара мәйданчыкка әверелде, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Инновацион төбәкләр Рөстәм Миңнехановка ышана

Хәзерге вакытта Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясе 14 төбәкне берләштерә. Бу – илнең инновацион яктан аеруча алга киткән көчле регионнары. Әлеге төбәк җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка ышана, аның стратегиясенең Россиядә инновацион эшчәнлекне җәелдерүдә зур роль уйнавын ассызыклый.

Ассоциациянең эшчәнлегенә килгәндә исә, аның Россияне алга җибәрүдә никадәр зур роль уйнавын федераль үзәк тә яхшы аңлый. Хәзерге вакытта Россиянең фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өчен сарыф ителә торган чыгымнарның 20 проценты, технология белән бәйле инновацияләр өчен тотыла торган акчаларның 25 проценты нәкъ менә әлеге Ассоциациягә керүче төбәкләргә туры килә. Россиядә җитештерелә торган инновацион продукциянең биштән бер өлешен шушы төбәкләр җитештерә. Шунысы да мөһим: илдәге инновацион предприятиеләрнең һәр тугызынчысы биредә эшли.

Бердәмлектә – көч

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, Россиянең инновацион төбәкләр Ассоциациясе закон чыгару тармагын камилләштерү максатыннан парламент вәкилләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бу эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре дә бар инде. Мәсәлән, “Россия субъектында инновацион эшчәнлек турында”гы канун, “Контракт системасы турында”гы закон проекты әнә шундыйлардан.

- Хәзерге вакытта безнең Ассоциация үсеш институтларының барысы белән дә тыгыз элемтә урнаштырды. Чит илнең шушындый ук структуралары белән тыгыз мөнәсәбәттә тору, үзара тәҗрибә уртаклашу иң мөһим максатларның берсе буларак карала, - дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһиме, әлеге ассоциациягә керүче төбәкләр үзара берләшеп эшләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын төгәл аңлый. Чөнки бары тик шул чагында гына ассоциация вәкилләре үз уй-фикерләрен Россия җитәкчелегенә җиткерә алачак.

Европа һәм Америка да хезмәттәшлеккә омтыла

- Икътисадны камилләштерү өчен безгә ышанычлы партнерлар кирәк. Хәзерге вакытта Фарсы култыгы илләре белән актив эшлибез. Шулай ук Татарстан Төркия, Кытай, Вьетнам һәм Көнчыгыш Азия илләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Тик бу без Европа һәм Америкадагы партнерларыбыз өчен ябык дигән сүз түгел. Мәсәлән, “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы ике проект Америка инвесторлары тарафыннан тормышка ашырыла. Тиздән алар әлеге заводларын эшләтеп җибәрәчәк, - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Мәсәлән, соңгы ай ярымда гына да Рөстәм Миңнеханов сигез Европа иленең илчесе, әлеге илләрнең эшмәкәрләре белән очрашкан.

- Алар бизнесны үстерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, ирешелгән элемтәләрне югалтмау кирәклеген төгәл аңлый. Без Европа илләре белән хезмәттәшлекне саклап калырга гына түгел, җәелдерергә дә тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


Җитәкче фикеренчә, Россиянең инновацион төбәкләр Ассоциациясе эшчәнлеген камилләштерү өчен кластер инициативалары тармагында эшне көчәйтү, инновацион проектларны тормышка ашыру өчен ярдәм фонды белән үзара эшчәнлекне камилләштерү сорала. Инновацион инфраструктураны үстерү максатыннан да тиешле карарлар кабул итү кирәк.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20