Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Казанның вертолет заводы кебек предприятиесе булу белән горурланабыз"

Рөстәм Миңнеханов: "Казанның вертолет заводы кебек предприятиесе булу белән горурланабыз"  Казан вертолет заводы - бик җитди, нәтиҗәле предприятие, һәм без аның Казанда  булуы белән горурланабыз. Бу хакта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Россия вертолетлары" холдингына керүче КВЗда бүген ачылган агрегат-җыю корпусын караганнан соң, журналистлар сорауларына җавап биргәндә белдерде.

КВЗның казанышлары турыда сөйләгәндә, ул модельләр рәтен дә, белгечләрне сыйфатлы әзерлекне дә билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 7 меңгә якын кеше эшләүче завод 54 млрд сумлык продукция җитештерә.

"Бу бик җитди, нәтиҗәле предприятие, без Казанда шундый предприятие булу белән горурланабыз. Биредә җитештерелгән вертолетларны армия генә файдаланмыйлар, аның продукциясенә бөтен җирдә ихтыяҗ зур", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

"Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Александр Михеев белдергәнчә, бүгенге көндә Казан вертолет заводы холдингта әйдәп баручы позицияне били.

РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов журналистларга хәбәр иткәнчә, Россия Оборона министрлыгында "Ми-8" вертолетының яңа моделе игътибар белән каралачак. Ул билгеләп узганча, әлеге вертолет үз характеристикалары белән уникаль санала, су өстенә төшеп утыра ала.

КВЗ генераль директоры Вадим Лигай искәрткәнчә, заводта модернизацияләү һәм техник кораллану программасы 2008 елда башланган. Аның инвестицион программасы 2018 елга кадәр планлаштырылган һәм дистәдән артык инвестицион проектлардан тора. Җитештерүне модернизацияләү программасына 12 млрд сумнан артык акча тотарга ниятләнә.

Искәртеп узабыз: бүген Казан вертолет заводы үзенең 75 еллыгын бәйрәм итте. Көндез заводта "Ми-8/17", "Ансат" һәм "Ми-38" вертолетлары өчен агрегат-җыю корпусы ачылды. Тантаналар көннең икенче яртысында "Татнефть-арена"да дәвам итте.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20