Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2015

Рөстәм Миңнеханов һәм "Роскартография" ААҖ генераль директоры Дмитрий Красников хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Рөстәм Миңнеханов һәм "Роскартография" ААҖ генераль директоры Дмитрий Красников хезмәттәшлек турында килешү имзалады  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Роскартография" ААҖ генераль директоры Дмитрий Красников бүген ТР Хөкүмәте йортында геодезия, картография һәм киңлек турындагы мәгълүматлар өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзалады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. 

Әлеге документны имзалауның төп сәбәбе - Татарстан Республикасы территориясендә картография-геодезия эшләре сыйфатын арттыру. Килешү кысаларында геодезия,  картография һәм киңлек турындагы мәгълүматлар инфраструктурасын үстерү өлкәсендә яраштырылган сәясәт үткәрү, картография белән тәэмин итүнең югары сыйфатлы системасын эшләү, шулай ук Казанда уртак картография предприятиесен булдыру планлаштырыла. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20