Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2015

Рөстәм Миңнеханов “Ночные волки” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Александр “Хирург” Залдостанов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов “Ночные волки” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Александр “Хирург” Залдостанов белән очрашты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Ночные волки” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Александр “Хирург” Залдостанов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һ.б. катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Залдостанов республикада яшьләр сәясәтен һәм спортны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.  

Татарстан Президенты билгеләп узганча, Казанда соңгы вакытта яшьләр арасында спорт чаралары ешрак уздырыла: “Автобитва” экстремаль шоу, "FMX Masters" мотофристайл-шоу һәм башкалар. Авто- һәм мотоспорт үсешенә аерым игътибар бирелә.  

Александр Залдостанов, үз чиратында, Татарстанның сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырудагы казанышларын югары бәяләде.  

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Залдостанов шулай ук республикада бергә зур күләмле спорт фестивален уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Александр Залдостанов сүзләренчә, спорт тәшкилиятеннән башка, әлеге чара патриотик тәрбия төсмерен дә алырга тиеш, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20