Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.07.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк”

Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк”

Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә Казанның 2 нче  төзәтү колониясенең (ТК-2) административ корпусында узды. Анда шулай ук Татарстана Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

ТК-2гә килүгә, Рөстәм Миңнеханов хөкем ителгәннәр өчен республика сырхауханәсе эшчәнлеге белән танышты, анда шушы көннәрдә капиталь ремонт тәмамланачак. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы медицина учреждениесен карап чыкты, дәвалау шартлары белән кызыксынды һәм сырхауханә персоналы белән сөйләшеп торды.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ТК-2нең җитештерү зонасына килде. Эшчәнлекнең төп юнәлеше коелган чуеннан продукция ясау: шудырмалы бикләр, канализация люклары, яңгыр суларын кабул иткечләр, клапаннар. Җитештерүне модернизацияләү кысаларында яңа эретү җайланмалары сатып алынган. Бирелгән акча күләме - 11,6 млн сум. Автоматлаштырылган комплекс тәүлегенә 16 тонна сыек металл алырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы җитештерү биналарын карап чыкты, республика төзәтү учреждениеләрендә эшләп чыгарыла торган күргәзмә продукция белән танышты. 2015 елның беренче яртысында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе учреждениеләре табышы 340,2 млн сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күрсәткечләр зуррак булырга тиеш.

Киңәшмәдә төп нотык белән Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2014 елда керем 753,1 млн сум булган, 2015 елның беренче яртыеллыгында - 340, 2 млн сум.

Дәүфит Хәмәдишин белдергәнчә, җитештерү секторындагы вазгыятьне яхшырту буенча эш дәвам итә.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елдан бирле продукцияне сату буенча республика министрлыклары белән максатлы эш алып барыла. Бүгенгә төзелгән шартнамәләрдә 24 млн сум тирәсе сумма каралган. Төп өлеш – 300 млн сум – ТР Төзелеш, архитектура һәм ТР ТКХ министрлыгы белән планлаштырылган.

Шул ук вакытта Җәзаларны үтәтү учреждениеләренең финанс хәле авыр, бигрәк тә кою производствосында махсуслашкан ИК-2 һәм ИК-5 тә.

“Бу ике учреждение буенча кредит бурычы, узган ел белән чагыштырганда, 50,3 млн сумга арткан. Бүген ул 136,2 млн сум тәшкил итә, шул исәптә чимал белән тәэмин итүчеләргә бурыч – 45,8 млн сум, салым һәм җыемнар – 46,6 млн сум, хезмәт хакы – 21 млн сум, һ.б. “Ел ахырына кадәр вазгыятьне җайга салырбыз дип уйлыйм”, - диде Д.Хәмәдишин.

Моннан тыш, учреждениеләрнең финанс хәленә һәм производстволар үсешенә йогынты ясаучы чишелмәгән башка проблемалар да кала. Мисал өчен, ИК-5 тә энергия белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора: электр энергиясенә тариф ставкасы 50 процентка артты, шулай итеп 2014 елда энергия чыгымнары 10 млн сумга артты. Аннары “станоклар паркы” да тузган. Учреждениеләр буенча станокларның тузуы 80 проценттан артык тәшил итә. Бигрәк тә ИК-4, ИК-2 һәм ИК-5 тә металл эшкәртү җиһазлары белән хәлләр мөшкел тора. “Учреждениеләрдә 1940 елда чыккан “Хаузер” станоклары кулланыла. Музей экспонатларында эшлибез”, - диде ул. Шул сәбәпле, Дәүфит Хәмәдишин республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә Татарстанның җинаять-башкарма системасына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Аннары республика төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлек хакында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үз докладында, бүген министрлык сәнәгать предпрителәренә 60 запрос җибәргән, дип белдерде. “КАМАЗ” ААҖ белән 43 млн сумлык һәм «Татнефть-Нефтехимснаб» ҖЧҖ белән 211 мең сумлык шудырмалы бикләр һәм канализация люклары җитештерүгә килешү төзелүе бүген үк билгеле булды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Рөстәм Миңнехановка министрлык куйган планның (300 млн сум) әлегә үтәлмәвен белдерде. “Заказчылар мәгълүматлары буенча, 120 млн сумлык килешү төзелгән, аның 113 млн сумлыгы – тәрәзәләр”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, подрядчыларга әлеге учреждениеләрнең потенциалын күрсәтүгә карамастан, тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмады. Моның сәбәпләрене берсе, подрядчы оешмаларның үз производстволары булу, дип саный ул.

“Бүген башкарылган эшләр дә яхшы. Бездә мондый системалы эш оештырылмаган иде. Башкарылган эшләр шунда ук нәтиҗә бирмәячәк, әмма министрлыклар производстволар булдырырга тиеш, ә без – заказлар пакетын, нәрсә җитештерергә кирәклеген әйтергә тиеш. Эшмәкәрләрне бу мәйданчыклар базасында производстволар ачарга җәлеп итү зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР лидеры Р.Миңнеханов ассызыклаганча, министрлыклар махсус контингент җитештергән товарларны сатуда ярдәм күрсәтергә тиеш. «Бу товарларның кайда чыгарылуында аерма юк. Алар барыбер Татарстан продукциясе дип санала. Бу эшкә җитдирәк карарга кирәк: кешеләр бар, эшне оештырырга һәм көндәшлеккә сәләтле производство булдырырга мөмкин», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чыгарылучы продукция сыйфатын тикшереп торуны һәм монда ук белгечләр әзерләү дәрәҗәсен күтәрү кирәклегенә басым ясады.  «Мин моны җитди потенциал дип саныйм. Монда, мәсәлән, әзер кою производствосы бар. Без көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерү полигоны оештыра алабыз», - диде ул. Ул шулай ук хезмәт хакын арттыруны карарга кушты. «4 мең – бик аз. Мондый производстоларда белгечләр 20 меңнән ким алмый. Уйларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуның белән бергә ул төзәтү учреждениеләре җитәкчелегенә җитештерелүче товарлар ассортиментын арттырырга, базар таләпләрен исәпкә алырга кушты.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, хөкем ителгәннәр арасында башка эшләргә: юл эшләренә, төзелешкә һәм ТКХга җәлеп итәрлекләре дә бар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20