Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.09.2016

Рөстәм Миңнеханов Сочида кыска вакытлы сәфәрдә

Сочида XV халыкара инвестицион форум эшли башлады. Экспозицияләрнең төп өлеше Олимпия паркының төп медиаүзәгендә урнашкан.

Форумда Татарстан делегациясенә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә. Татарстан стендлары урнашкан мәйданчыкка РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев килүе көтелә.

Татарстан Президенты бүген 2 панель дискуссиядә катнашыга җыена. Аерым алганда, сәгать иртәнге 10да территорияләрне үстерүдә һәм республикада гамәлгә ашырыла торган торак мохит формалаштыруга заманча якын килүдә Татарстан туплаган тәҗрибә турында сөйләргә, көндезге 3 туларга 15 минутта төбәк үсеше инструментлары, махсус икътисади зоналарга яңача йөкләнеш турында доклад белән чыгарга тиеш.

1 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов “Үсеш институтлары – төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модель эзләү” темасына панель дискуссиядә дә чыгыш ясар дип көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20