Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан өчен "Россия ел укытучысы" конкурсын кабул - итү зур горурлык"

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан өчен "Россия ел укытучысы" конкурсын кабул - итү зур горурлык" Казанда "Россия ел укытучысы-2015" бөтенроссия конкурсы башланды. Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Казан сәхнәсеннән бөтенроссия конкурсының финал этабында катнашучыларны сәламләп, Дмитрий Ливанов чара Россиядә 5 октябрьдә билгеләнә торган Укытучы көне алдыннан үткәрелүен искәртте. Ул шулай ук чара традиция буенча узган конкурста җиңүченең ватанында үткәрелә, диде. 2014 елда Нурлат укытучысы Алла Головенькина "Ел укытучысы-2014" конкурсында җиңгән иде. Дмитрий Ливанов конкурсның финал этабында катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм алар үз төбәкләрендә җиңүче булды, иң югары професиональлеккә ия булуларын күрсәтте, дип ассызыклады. Ул конкурсны оештыручыларга һәм Татарстан Республикасына кунакчыл булуы өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан өчен "Россия ел укытучысы" конкурсын кабул итү - зур горурлык. "Иң яхшы укытучылар бүген биредә", - дип ассызыклады ул. Республика лидеры укытучысы Алла Головенькинага аерым рәхмәт сүзләре белдерде. "Әгәр сез җиңүгә ирешмәсәгез, бүген бу чара булмас та иде. Безнең өчен Татарстанны, безнең башкаланы күрсәтү мөһим. Без, конкурс кызыклы һәм нәтиҗәле булсын өчен, барлык шартларны да булдырачакбыз. Әгәр тагын бер тапкыр Казанда конкурс үткәрергә туры килә икән, - без каршы түгел", - диде Р.Миңнеханов.

Конкурсны ачутантанасы Татарстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәм кунаклар чыгышлары белән тәмамланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20