Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки районында булды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТРның Әлки муниципаль районына эш сәфәре кылды: ул анда язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Аны  вице-премьеры -  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башкарма комитет җитәкчесе Александр Никошин һәм башкалар озатып йөрде.

ТР лидеры районның "Хузангай" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында үсемлек мае җитештерү цехын һәм терлек чалу пунктын карады. Шулай ук биредә агросәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим ителгән продукцияне бәяләде.

"Хузангай" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында үсемлек мае җитештерү цехы операторы Рамил Сафиуллин сөйләгәнчә, әзер продукция Татарстан һәм Россия кибетләренә озатыла. "Хәзерге вакытта эшләрне башлап җибәрү процессы бара. Барлыгы 30 тоннадан артык үсемлек мае чыгардык. Алга таба тәүлегенә 12 тонна әзер чиста май җитештереләчәк, - дип хәбәр итте ул. - Көнбагышны үзебез үстерәбез. Шулай ук төрле ярмалар җитештерәбез, терлекчелек тармагын үстерәбез. Хәзер савым сыерларын үрчетәчәкбез. Киләчәктә сөт эшкәртү цехы төзергә ниятлибез. Кондитер цехын ачарга җыенабыз".

"Җитештерү бик яхшы оештырылган. Киләчәккә планнар да бар, - дип билгеләп үтте район җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов. - Районда күп нәрсә эшләнгән. Чәчүгә килгәндә исә, башкарма комитеты җитәкчесе бәян иткәнчә, эшләр бара. Биредә бар да оештырылган", - дип өстәде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, язгы кыр эшләренә карамастан, якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хакында да истән чыгарырга ярамый. "Җиңү көне җитә һәм бу бәйрәмне тиешенчә үткәрергә кирәк. Чәчү эшләре белән шөгыльләнү зарурлыгы аңлашыла, әмма Бөек Ватан сугышы ветераннарына да игътибар бирергә кирәк", - диде Р.Миңнеханов.

Үз чиратында Александр Никошин Рөстәм Миңнехановка районда республика программаларын тормышка ашырган өчен рәхмәт белдерде.

"Алга таба районның һәм республика үсешен ничек күз алдына китерүегезне җиткереп торыгыз, - дип сүзен йомгаклады ТР лидеры. - Авыл җирлеге -  ул дәүләтнең терәге. Күпләр авыл ярдәмендә илнең үскәнен аңламый".

Аннары Татарстан лидеры Алексеевск һәм Чистай районнарына юл тотты.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20