Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2015

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Челикәл» компаниясендә булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Челикәл» компаниясендә булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аны ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм республика эшлекле даирәләре вәкилләре озата йөрде.  

 «Челикәл» компаниясе автомобиль сәнәгате өчен төрле автокомпонентлар җитештерә. Чыгарылучы продукциясенең 75 процентын яктырту компонентлары, электрониканың кою детальләре һәм автомобиль сәнәгате өчен двигательләр, шул ук вакытта калган 25 процентын көнкүреш техниксы компонентлары тәшкил итә, алар Көньяк Америкадан алып Азиянең Тын океан яр буе илләренә кадәр җибәрелә. 

«Автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә безнең уртак нәрсәләр күп, безнең хезмәттәшлек яхшы уңышларга китерергә мөмкин, -  дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу сектор икътисадларыбыз үсеше юнәлешләренең берсе булып тора».   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20