Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш «Гамәл кылырга вакыт: уртак көчебез белән – тотрыклылыкка һәм үсешкә» шигаре белән узды.

Утырышта нотык белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Россия инвесторлар өчен, салым йөкләнешен арттырмыйча, максималь ирекле, алдан исәп тотарлык һәм ачык шартлар тудырачак, дип белдерде Владимир Путин.

«Эшлекле мохитнең сыйфатын, Россия юрисдикциясенең көндәшлеккә сәләтен арттырудан башлыйм. Безнең позиция инвесторлар өчен Россиягә акча кертү файдалы булырлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырудан гыйбарәт», - диде Владимир Путин.

«Компанияләр үз эшләрен уртача срокка планлаштыра алсын өчен, фискаль йөкләнешне арттырмаска. Шул принциптан чыгып эш итәчәкбез», - диде Россия Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең резерв фондлары мондый сәясәткә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Владимир Путин бер принципиаль юнәлешне атады. «Эшлекле Россия» бизнес бергәлегенең күптән түгел узган съездында чит илләр технологияләрен Россиягә кертү фикере яңгырады. Безнең фармацевтикада, автомобиль төзелешендә һәм куллану товарлары җитештерүдә технологияләр кертү тәҗрибәбез бар», - диде ул.

XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында Владимир Путин нотыгы белән http://www.kremlin.ru/events/president/news/49733 сайтында танышырга мөмкин.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта мәгълүмат бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20