Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2018

Рөстәм Миңнехановны Чаллыда «Изоляцияле торба заводы»ның үсеш планнары белән таныштырдылар

Татарстан Президентын «Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларының берсе — «Изоляцияле торба заводы» акционерлык җәмгыятен алга таба үстерү планнары белән таныштырдылар. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бүген Рөстәм Миңнехановэш сәфәребелән Автокалага килде.

«Завод елына 72 мең тоннага якын корыч торбалар эшләп чыгарырга, ә 2021 елга җитештерү күләмен 118 мең тоннага кадәр арттырырга ниятли», — диелә ТР Президентының рәсми сайтында.

  • «Изоляцияле торба заводы» АҖ узган елның көзендә «Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булды. Предприятиедә җитештерелә торган корыч торбалар магистраль нефть үткәргечләре өчен тәгаенләнгән.
(«Татар-информ»)

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!