Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.08.2017

«Рубин» футболчылары «Казан Арена»да «Локомотив» командасы белән очраша

Бүген Россия футбол премьер-лигасында 5 нче тур уеннарының чираттагылары уза. Казанның «Рубин» футболчылары «Казан Арена» стадионында Мәскәүнең «Локомотив» командасы белән очраша.

Узган сезонда чемпионатны «Рубин"нан бер баскычка югары — 8 нче урында гына төгәлләгән, әмма Россия кубогына ия булып, Европа лигасы ярышларында катнашу хокукын яулаган «Локомотив» командасы яңа сезонны уңышлы башлады. «Локомотив» — беренче дүрт турны җиңелүсез узган ике команданың берсе. Шулай итеп, «Рубин» белән очрашыр алдыннан 12 очко җыйган «Локомотив» командасы Санкт-Петербургның «Зенит» командасы белән беренче-икенче урынны бүлешә. Соңгы ике уенда җиңү яулаган «Рубин» исәбендә 6 очко. Команда 7 нче урынга урнашты. «Рубин» — «Локомотив» матчы 20.00 сәгатьтә башлана.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!