Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

Рубльнең биржа курсы доллар һәм еврога карата арта

Бүген Мәскәү биржасында сәүдә ачылганда доллар курсы рубльга карата  1,63 сумга төшкән һәм 76,39 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС.

Евро курсы 2,02 сумга – 82,22 сумга кадәр төште.

Россия валютасы үсешенә нефтьнең кыйммәтләнүе сәбәп булган. Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә март фьючерслары котировкасы барреле 0, 47 процентка - 32,33 долларга кадәр арткан.

Моннан тыш, кичә Франция икътисад министры Эмманюэль Макрон белдергәнчә, агымдагы елның җәендә Франция Россиягә карата икътисади санкцияләрне туктатуда катнашырга ниятли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20