Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2017

Рус география җәмгыяте «Иң матур ил» фотобәйгесе игълан итте

Рус география җәмгыяте татарстанлыларны «Иң матур ил» фотобәйгесендә катнашырга чакыра.

Катнашу өчен туган як матурлыгын фотосурәткә төшерергә кирәк. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уза:
— «Иң матур ил. Пейзаж»
— «Кыргый җәнлекләр»
— «Кошлар»
— «Россия мәгарәләре»
— «Макромир»
— «Су асты дөньясы»
— «Россия кош очышы биеклегеннән»
— «Дөнья безнең кулда»
— «Россия халыклары»
— «Россиянең мәдәния мирасы»
— «Яшь фотограф»
— «Тамашачылар күңелен яулау бүләге»

Конкурста катнашу өчен Рус география җәмгыяте сайтында теркәлергә һәм, 31 июльдән дә соңга калмыйча, фотоларны җибәрергә кирәк. Йомгак ясау сентябрьдә булачак. Иң яхшы эшләрнең авторлары 250000 сум күләмендә акчалата премия алачак, дип хәбәр итә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!