Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.10.2017

Самолетта кайтарылмый торган билетлар өчен 5 килограмм йөк алырга рөхсәт ителә

Россия Транспорт министрлыгы самолетта кайтарылмый торган билетлар өчен 5 киолограмм түләүсез йөк алырга рөхсәт итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерә.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзер самолетка үзең белән алырга мөмкин булган әйберләр исемлеге арткан. Анда хатын-кыз сумкалары, ир-ат портфельләре, өске киеме, бала ризыгы, коляска, чәчәк бәйләме, рюкзак, дарулар һәм duty freeда алынган товарлар бар. Бер пассажирга кулдагы минималь йөк 5 киолограммнан артмаска тиеш.

Россия транспорт министры Максим Соколов сүзләренчә, авиакомпанияләргә йөксез кайтарылмый торган билетлар сату мөмкинлеге бирүне рөхсәт иткән канун нигезендә, компания авиабилетлар бәясен 20 процентка кадәр киметкән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!