Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2015

Шәхси хуҗалыклар ярдәмгә мохтаҗ

Шәхси хуҗалыклар ярдәмгә мохтаҗ

Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан тормышка ашырыла торган проектларга ярдәм итәргә кирәк. Ник дигәндә, югары ставкалы кредитлар, беренче чиратта, нәкъ менә алар өчен чын мәгънәсендә зур проблемага әверелә, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


Идел буе федераль округында язгы чәчүгә әзерлек кампаниясенә багышланган киңәшмәдә ул әнә шул хакта хәбәр итте. Чара Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров катнашында узды.

Акча тизрәк барып җитсен...

Быел яз иртә килү сәбәпле, чәчү кампаниясе башка еллар белән чагыштырганда якынча ике атнага иртәрәк башланырга мөмкин.Россиянең җылы төбәкләрендә инде чәчүгә чыкканнар да.

Шунысын да искәртергә кирәк: Россия җитәкчелеге быелгы язгы чәчү кампаниясенә аеруча зур өметләр баглый. Алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына зур максатлар куя: 2015 елда Россиядә җыеп алынган ашлыкның гомуми күләме 100 миллион тонна тәшкил итәргә тиеш. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы тармагына бүлеп бирелгән финанс ярдәме дә 2014 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга артыграк – 98,3 миллиард сумга җитә. Тик шунысы кызганыч: төбәкләрнең авыл хуҗалыгы өчен җаваплы идарәчелекләре агросәнәгать комплексларына аның нибары 9 миллиард сумын гына бүлеп биргән әле.

- 9 миллиард сумлык ярдәм бик тә аз. Сез хуҗалыкларга федераль бюджет акчаларын тизрәк җиткерү юнәлешендә эшләргә тиеш. Бу эшкә җитди каравыгызны сорыйм, - диде Николай Федоров.

Президент канәгать

Татарстанга федераль бюджеттан бүлеп бирелгән ярдәм күләме якынча 6,5 миллиард сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта агросәнәгать предприятиеләренә аның әле 7 проценты гына барып җиткән. Авыл хуҗалыгы тармагына Татарстан казнасыннан да билгеле бер ярдәм каралган. Аның күләме шулай ук 6,5 миллиард сум.

- Быел безнең төп максат – чәчүлек җирләрен элеккеге дәрәҗәдә саклау. Ул якынча 2,9 миллион гектар тәшкил итә. Чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен якынча 15 миллиард сум кирәк. Аның 9 миллиарды – кредит акчалары. Шуңа күрә хәзерге вакытта банклар белән актив эш алып барабыз. Федераль үзәк һәм республика казнасы тарафыннан каралган ярдәм тиешле кредит ресурларына ия булырга һәм, һичшиксез, ярдәм итәргә тиеш, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү алгы планга чыгарга тиеш. Ник дигәндә, кредит ставкаларының югары булуы нәкъ менә алар өчен зур проблемалар тудыра. Өстәвенә, әлеге хуҗалыклар үзләрен кредитларны вакытында түләп бара торган банк клиентлары буларак та таныткан. Шуңа күрә аларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең яңа ысулларын эзләү таләп ителә, дип саный Президент.

- Авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә килгәндә, запас частьләрнең кайбер төрләрен үзебездә җитештерә башларга ниятлибез. Бу турыда сәнәгать предприятиеләре белән махсус килешүләр бар инде, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы кризиска каршы планны тормышка ашыру юнәлешендә алда бара. Программалар тиешенчә тормышка ашырыла, акчалар да тулысынча бүлеп бирелгән инде.

2015 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме 13,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аның 6,8 миллиард сумы - федераль бюджеттан, калган 6,8 миллиарды республика казнасыннан бүлеп биреләчәк.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20