Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Шикәр чөгендере мәйданнары иң күп булган районнар мәгълүм — исемлек

Республикада иң күп мәйданда шикәр чөгендере чәчкән район мәгълүм булды. Татарстанның Сарман районында быел татлы тамыр 12 мең гектарга чәчелгән. Зәйдә бу күрсәткеч 10,4 мең гектар тәшкил итә. Буада исә 8,8 мең гектарда шикәр чөгендере чәчәргә планлаштыралар.

Сарман, Зәй,Тәтеш, Мөслим, Тукай, Лениногорск, Актаныш, Бөгелмә районнарында татлы тамыр 100 процент мәйданда чәчелеп беткән.

Түбән Камада бу күрсәткеч 52 процент, Чирмешәндә - 77 процент, Яңа Чишмәдә - 79 процент, Кайбычта - 80 процент, Аксубайда - 81 процент, Чүпрәледә - 87 процент, Буада - 88 процент, Нурлатта - 98 процент тәшкил итә.

Республика күләмендә быел 72,9 мең гектар мәйданда чөгендер утырту күздә тотыла. Хәзергә планлаштырылган мәйданның 94 процентында эш башкарлыган.

Сарман районы авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, биредә шикәр чөгендерен чәчүгә 26 апрельдә төшкән булганнар. Быел мәйданнар да арттырылган. Узган ел татлы тамырны 10,5 мең гектарга чәчкән булганнар.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, быел Татарстан авыл хезмәтчәннәренә 2,5 млн тонна шикәр чөгендере үстерү бурычы куелачак. Узган ел бу сан 2,3 млн тонна тәшкил иткән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20