Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2015

Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатының чираттагы партнерлары белән Рөстәм Миңнеханов катнашында килешүләр төзелде

Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатының чираттагы партнерлары белән Рөстәм Миңнеханов катнашында килешүләр төзелде Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты партнерлары белән хезмәттәшлек итү турында 6 килешүне имзалау тантанасы узды.

Шул рәвешле, ФИНА чемпионатының “Кәрәзле элемтә” (“СМАРТС” ААҖ), “Ягулык поставщигы” (“Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ), “Спорт җиһазлары” (“Спортмастер” ҖЧҖ), “Мәгълүмат хезмәтләре” (“ИНГЛИШ ФЕСТ СНГ” белем бирү үзәге), “Сәүдә үзәге” (МЕГА, “ИКЕА МОС” ҖЧҖ), “Радио” (БИМ-радио “мәгълүмат системалары” ҖЧҖ) категорияләрендә партнерлары билгеләнде.

Килешүләрне рәсмиләштерү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Халыкара йөзү федерациясе башкаручы директоры Корнель Маркулеску, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров һәм 2015 нче елгы Дөнья чемпионатының партнер компанияләре вәкилләре катнашты.

Искәртеп узабыз: моңа кадәр, 2014 нче елның 13 декабрендә, 6 эре компания (“АВТОВАЗ” ААҖ, “Ак барс” Банкы, “Шенкер” ЯАҖ, “Лаборатория Касперского” ЯАҖ, “Система.Ит” ҖЧҖ, “Планета Фитнес”) мондый процедураны узып, чемпионат партнерлары булган иде.

Очрашудан соң журналистлар белән аралашу барышында, Азат Кадыйров ФИНА чемпионаты партнерлары булырга теләк белдергән компанияләргә рәхмәтен җиткерде. “Россиядә эшли торган бу брендлар дөнья күләмендә танылыр дип ышанам", - диде ул.

Хулио Маглионе ФИНА исеменнән барлык партнерларга рәхмәтен ирештерде. “Янә Казанга килдек. Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин катнашында эчтәлекле очрашу үтте. Монда үзебезне үз өебездә күк хис итәбез. Тагын бер 60 көннән түземсезлек белән Казанга кабаттан килүебезне көтәбез. Монда ФИНА тарихында иң яхшы чемпионат уздырырга ниятлибез”, - дип белдерде Бөтендөнья йөзү федерациясе башлыгы. Чемпионатның партнер компанияләре вәкилләре бертавыштан, 2013 нче елгы җәйге Универсиадададан соң, дөньякүләм чарада янә партнер булып эшләү мөмкинлеге бирелгәне өчен рәхмәтле булуы турында әйтте. “Универсиадада эшләгән партнерлар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, икеяклы канәгатьләнү хисе алдык, шуңа күрә янә аларны сайладык. Алар безнең тәкъдимгә бер сүзсез ризалык бирде”, - дип җөпләде аларның сүзен Азат Кадыйров.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры әйтүенчә, Казанда узачак ФИНА чемпионаты өчен партнерлар җәлеп итү программасы әле ахыргача тәмамланмаган. “Якын арада эчемлекләр белән тәэмин итәчәк “Кока-Кола” компаниясе һәм көнкүреш химиясе категориясендә “Нәфис” компанияләр төркеме белән килешү төзү ниятләнә.

Бүген шулай ук Казанның “Рамада” отелендә Спортның су төрләре буенча 2015 нче елгы Дөнья чемпионатының илкүләм партнерлары лигасының беренче утырышы узачак. Аның программасында чемпионатның партнер компанияләре презентациясе, Спорт проектлары Башкарма дирекциясенең аккредитация, урнаштыру мәсьәләләре буенча вәкилләре чыгышлары, ФИНА паркы презентациясе, рәсми отельләргә һәм төп ярыш объектларына бару каралган.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20