Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2015

Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатына чыгарылган почта конверты һәм маркасы әйләнешкә кертелде

Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатына чыгарылган почта конверты һәм маркасы әйләнешкә кертелдеБүген Казанның 420000нче почта элемтәсе бүлекчәсендә (Кремль урамы, 8нче йорт) башкалада бүген Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатына багышлап чыгарылган почта конверты һәм маркасы тантаналы рәвештә рәсми әйләнешкә кертелде. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе директоры Регина Кузнецова катнашты.

Роман Шәйхетдинов тантанада катнашучыларны сәламләп: “Татарстан кабат халыкара лидер: без бүген Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачабыз”. – диде. Министр бу төр дөньякүләм әһәмияттәге вакыйгаларга багышлап, традицион рәвештә, марка, конверт чыгарылуы һәм аларның махсус мөһер белән бастырылып, файдаланылышка кертеп җибәрелүе турында искәртеп узды. Бу, үз чиратында, киләчәк буыннар өчен дә истәлекле мизгелләрне мәңгеләштерү мөмкинлеген тудыра, диде ул.

Роман Шәйхетдинов һәркемне чемпионат ярышларын барып карарга чакырды, шулай ук “ФИНА” мобиль кушамтасыннан файдаланырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, бу кушымта ярдәмендә чемпионат яңалыклары, ярышларның уздырылу вакытлары, мәйданнары белән танышып барырга була.

Владимир Леонов та Россиядә беренче мәртәбә оештырыла торган чемпионат ярышларына мөмкин кадәр күбрәк барырга, аларны карарга өндәде. “Барлык объектларга да барып карагыз, спортның су төрләре рухы белән ләззәтләнегез. Бу көннәрдә әлеге спорт төрләренең элитасы Казанга җыела”, – дип мөрәҗәгать итте ул.

“Бүгенге чара, чыннан да, – уникаль. Почта продукциясен истәлек штемпеле белән бастыру нәтиҗәсендә, Казанда узачак чемпионат турында илебездә яшәүче һәр кеше белә ала”, – диде Азат Кадыйров, тантананың мөһимлеген ассызыклап.

Шуннан соң кунаклар Спортның су төрләре буенча XVI ДЧна багышлап чыгарылган почта конверты һәм маркасына истәлек мөһере сукты һәм, шул рәвешле, аларны рәсми файдаланышка кертте. Маркалы конверт исә махсус рамкаларга урнаштырылды.

“Бу – тарихка кереп кала торган марка булып тора. Махсус календарьлы штемпель белән без маркаларны бүген генә әйләнешкә кертәбез. Чарада филателистлар, марка җыю белән шөгыльләнүчеләр дә катнаша. Әгәр дә аларның маркаларга махсус штемпель суктырасылары килә икән, моны көн дәвамында почта элемтәсе бүлегендә эшләргә була. Филателистлар арасында бүген әйләнешкә кертелгән марка шактый кыйммәт йөри”, – дип сөйләде Казан почтампты җитәкчесе Ландыш Бәдретдинова.

Беренче тапкыр бастырылган махсус штемпельдә чемпионат эмблемасы һәм аны ачу датасы, ае, көне, елы күрсәтелгән штемпельдә исә русча “Россия почтасы. Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты. Казан” дигән язу, шулай ук дулкынлы сызыклар сурәтләнгән.

Почта түләү билгеләрен бу рәвешле махсус әйләнешкә кертеп җибәрү почта элемтәсе предприятиесе тарафыннан нинди дә булса истәлекле вакыйга яки датага багышлап оештырыла. Әйтик, СССРда бу төр тантана беренче мәртәбә 1922 елның 19 августында филателия көненә багышлап, Россиядә исә 1992 елның 10 гыйнварында, XVI Кышкы Олимпия уеннары уңаеннан, уздырылган. Казанда исә 2013 елда XVII җәйге Универсиадага да шундый чара үткәрелгән иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20