Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Сулыкка төшкән "Ока" машинасындагы Казан кешесенең гомере өзелгән

Биектау районы Тимошкино авылындагы юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, алдан хәбәр ителгәнчә, кичә кич бердәм 112 номерына машинаның Тимошкино авылындагы күлгә төшеп батуы турында хәбәр килә.

Урынга коткаручылар, полиция һәм медицина хезмәткәрләре килә. Водолазлар ярдан 30 метр ераклыкта алты метр тирәнлектә машинаны табып ала. Автомобильдә 77 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе дә була. Ул — Казан кешесе.

Машина судан чыгарыла, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин