Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2016

Свердловск өлкәсендә украин педагогы татар җырчыларын әзерли

 Свердловск өлкәсе Югары Пошма шәһәрендә яшәүче 11 яшьлек Элина Якупова татарча җырлау белән шөгыльләнә. Гаҗәпләнерлек берни дә юк кебек, тик бу кызны татарча җырларга милләте белән украин булган педагог Анжелика Ваккасова өйрәтә. Аның белән “Татар-информ” хәбәрчесе аралашты.

Югары Пошмада Руслан һәм Анжелика Ваккасовлар җитәкчелегендәге “Сердца” вокаль арт-студиясе халык коллективы эшли. Руслан үзе милләте белән татар. Коллективтагы берничә солист, шул исәптән Элина, Лилия Сафина, педагог Руслан үзе дә, татарча җырлар башкара. Русланның вакыты тыгыз булганда, татарча җырлау сәнгатенә Анжелика өйрәтә.  

“Без ирем белән вокал дәресләләре бирәбез. Үзем дә профессиональ дәрәҗәдә җыр белән шөгыльләнәм, әмма татарча җырламыйм. Минем гаиләне җырчылар династиясе дияргә була. Үзем инде 16 яшьтән бирле вокал буенча педагог булып эшләдем. Аннары коллективка Руслан килде, татарча җырлату юнәлешендә эш алып бардык, аннары рус эстрадасы белән дә тулыландырдык. Югары Пошма, Среднеуральск шәһәрләрендә татар җыр коллективына ихтыяҗ барлыгын тойдык”, - дип сөйләде Анжелика Ваккасова. Аның әйтүенчә, коллективта 6 яшьтән алып 28 яшькә кадәр кешеләр кергән.  

“Без нигездә борынгы халык җырларын яңача эшкәртеп башкарабыз. Заманча репертуардан да сайлыйбыз”, - диде Анжелика. Ул бүгенге көндә репертуарда “Зөләйлә” төркеме җырлары, “Бас кызым, Әпипә”, “Кыр казлары”, “Каргама” кебек җырлар булуын әйтте. “Татар җырларын үзем дә яратып тыңлыйм, шуңа күрә иремнең дә татар милләтеннән булуын теләдем”, - диде Анжелика Ваккасова.

Ул Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова иҗатларын якын күрүе турында белдерде. “Хәния Фәрхи ул җырны күңеле белән тоя, мин татарча аңламасам да, аның нәрсә җырлаганын аңлыйм. Мәликә иҗаты да бик ошый. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова иҗатлары белән дә мин бик яхшы таныш, аларны якыннан күреп тә беләм”, - диде педагог.

Анжелика татарча җырламаса да, кайбер татар халык җырларын үзе өчен генә булса да көйләп йөри икән. Татарча берничә сүз дә белә. “Татар телен дә бик өйрәнәсем килә, 7 айлык Сабир исемле улыбыз бар, бала әти-әнисенең туган телләрен белергә тиеш дип саныйм. Әмма телне тирәннән өйрәнергә вакыт кысан. Опера җырчысы булгач, миңа немец, инглиз, итальян, француз телләрен дә өйрәнергә кирәк. Шулай да татарча аңлыйм, бераз җавап та бирә алам. Ирем татар булгач, алар туганнары даирәсендә татар телендә аралаша. Шуңа күрә 12 ел эчендә телне ирексездән аңлый башлыйсың”, - ди ул.

“Мин татар булмасам да, Свердловск өлкәсе буенча татар дөньясы белән бәйле. Без Сабан туйларны оештыручыларның берсе булып торабыз”, - диде Анжелика Ваккасова. Ул алга таба да коллектив репертуарына татар җырларын кертергә җыена.

“Бу безнең коллектив положениесендә дә язылган. Без рус эстрадасы белән генә шөгыльләнергә тиеш түгел. Татар коллективларына ихтыяҗ зур. “Бэк” җырлау өчен русларны да җәлеп итәбез хәтта”, - диде педагог..

Былтыр Элина Екатеринбургта "Урал сандугачы” конкурсында 3 дәрәҗәдәге лауреат булган. Элина шәрыкъ биюләрен дә башкара. Май аенда ул “Караван надежд” бию сөючеләр төбәк фестивалендә беренче тапкыр катнашып, беренче урын алган. 

Элина Якупованың әнисе Ирина Замирова да фикерләре белән уртаклашты. “Кызымның бик тә татарча җырлавын теләдем, чөнки без үзебез татарлар. Екатеринбургтан Югары Пошмага күченгәч, татар телендә җырларга өйрәтүче укытучыларны таптым. Без өйдә татар телендә сөйләшәбез. Гаиләдә татарча сөйләшү гадәткә кертелгән. Элина - олы балам, тагын 7 яшьлек кызым бар", - диде Ирина.

Элина быел 5 нче сыйныфка күчкән. Ул 3 яшьтән татарча җырлый башлаган. "Сәхнәдә 4-5 яшьтән бирле чыгыш ясый. Сабан туенда беренче тапкыр "Сагынам, җимешем" җырын башкарды. Вокал дәресләренә ул 6 яшьтән балалар бакчасында йөри башлады. Быел да бер Сабан туен да калдырмадык дияргә була, "Кыр казлары", “Каз канаты” җырлары белән төрле авылларга бардык", - дип сөйли моңлы сандугачның әнисе Ирина.     

("Татар-нформ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20