Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.04.2015

Татар телен дөньяга таныталар

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың масштаблары киңәя, географиясе үсә бара. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче татарларда да, үзебезнең Татарстанда гомер итүчеләрдә дә бу чарага карата кызыксыну бик зур.


Быел Халыкара олимпиада инде өченче тапкыр уздырыла. Беренче елда чараның дистанцион турында 1500 егет-кыз катнашса, былтыр 5 мең укучы һәм студент үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшергән. Быелгы сынаулар инде 11 мең кешедә кызыксыну уяткан. Гадәттәгечә, беренче турда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр башкалабызда очраша. Беренче олимпиадада иң-иңнәр 100 кеше арасында ачыкланса, быел инде Казанга 500 егет-кыз җыелды.

Татар телен белүче һәм яратучылар бөтен дөнья буйлап сибелгән. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада моны кабат исбатлый. Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Таҗикстан, Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Канада, Финляндиядән кадәр килүчеләр бар. Россия субъектларында тормыш итүче милләттәшләребез дә зур активлык күрсәткән. Читтән торып сынауларда 34 төбәктә яшәүчеләр катнашса, башкалабызга шуларның 22сендә гомер итүчесе чакырылган.

Татарстанда яшәүчеләр сынатмый да сынатмый инде. Универсиада авылында узган сынауларга республикабызның барлык диярлек районнарыннан татар телен бик яхшы белүче булачак филологлар да, үз киләчәген тел белән бәйләмәгән студентлар да, 8 сыйныфтан алып мәктәп укучылары да җыелган иде. Әти-әнисе татар булганнар гына түгел, катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, хәтта рус милләтеннән булганнар да бик югары дәрәҗәдә татар телен үзләштерүе белән гаҗәпләндерде.



Оештыручылар олимпиадада катнашучыларның тел белүе, чыннан да, камилләшә баруын билгели.

- Дистанцион турда без билгеле бер балл туплау бурычы куябыз. Узган еллар белән чагыштырганда, быелгы олимпиадада катнашучы укучы һәм студентларның татар телен белү дәрәҗәсе күпкә югары дип әйтә алабыз. Димәк, елдан-ел татар теленә кызыксыну арта һәм Казанга тагын да көчле егет-кызлар җыела дигән сүз, - дип сөйләде Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.

Йомгаклау турында олимпиадада катнашучыларга берничә сынау узарга туры килде. Башта алар татар теле һәм әдәбияты буенча язмача биремнәрне үтәде. Икенче көнне 10 төркемгә бүленеп, «Минем халкым - туган төбәгем һәм мин!» темасына презентация тәкъдим итте. Беренче турда интеллектуаль белемнәр таләп ителсә, икенчесендә егет-кызларның артистизмы бәяләнде – туган яклары, гаиләләре турында сөйләү белән бергә алар биеделәр дә, җырладылар да, уен коралларында да уйнадылар, шигырьләр дә сөйләделәр.



Күпләрнең Казанга беренче тапкыр гына килүләрен исәпкә алып, конкурс сынауларыннан тыш, олимпиада катнашучылары өчен күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр дә әзерләнгән иде. Алар Казан шәһәре һәм Казан Кремле буенча экскурсиягә дә барды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карады, Габдулла Тукай исемендәге туган тел форумында, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә, «Студентлар язы – 2015» фестивалендә, «Сәләт» фонды яшьләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашты.



Әмир Вафин, Финляндия

Мин инде Финляндиядә яшәүче дүртенче буын татар. Әни-әтием дә, бабайларым да шунда туган. Бабамның әти-әнисе Сергач якларыннан булган. Чит илдә яшәп татар телен онытмау бик авыр, билгеле. Күбрәк гаиләдә аралашырга тырышабыз. Традицияләребез дә сакланып килә – дини бәйрәмнәр, намазга барабыз, чәй кичәләренә йөрибез. Милли ашларга килгәндә - әни пәрәмәчләр, пилмәннәр пешерә. Киләчәктә ни булып бетәр - белмим. Татарлар Финляндиядә нибары 600 кеше генә калды бит. Татар яшьләре күбрәк фин дуслары белән аралаша, фин университетларына керә. Татарлык әзәя бара инде.

Узган елда олимпиадада энекәшем катнашкан иде. Дистанцион турны уңышлы үтеп, ул да былтыр Казанда булып кайтты. Аңа бик ошаган иде. Икенчеме-өченчеме урын алды, айпад алып кайтты. Быел инде мин дә үз көчләремне сынарга булдым. Биремнәр алай авыр тоелмады. Интеллектуаль конкурс кыен түгел иде. Презентация өчен инде артистизм кирәк. Миндә андый сыйфатлар бик юк.



Алинә Бикчәнтәева, Кытай

Минем әтием татар, әнием - казах. Әнием татар телен белми. Шуңа да телне әтиемнән үзем кызыксынып өйрәндем. Шулай ук әбием белән татарча аралашабыз. Олимпиада турында интернет аша белдем һәм шунда катнашу теләге туды. Казанга да әле беренче тапкыр гына килүем. Бик ошады, башка илләрдән килгән татарлар, Татарстанда яшәүче милләттәшләр белән дә күп аралаштым. Сынаулар алай авыр тоелмады. Презентациядә казах, уйгур, татар биюләрен биедем.



Никамура Мидзуки, Япония

Татар телен әле биш ай гына өйрәнәм. Әбием татар булган. Япониягә Уфадан күченеп киткән. Әти-әнием инде татар телен белми. Мин үзем төрки телләр белән кызыксынам. Бер ел Үзбәкстанда укыдым. Хәзер япон, инглиз, рус, үзбәк, бераз башкорт телен беләм. Күптән түгел менә татар телен үзләштерү теләге дә туды. “Ана теле” сайты барлыгын белдем. Шул бик ярдәм итте. Көн дә диярлек скайп аша Татарстан укытучылары белән сөйләм телен өйрәнәм. Әлегә миңа сөйләшү авыррак.



Алсу Дәүләтшина, Әзербайҗан

Мин Бакудан килдем. Бүгенге көндә шунда университетта беренче курста укыйм. Әтием-әнием татар, гаиләдә туган телебездә аралашабыз. Шулай ук Бакуда “Туган тел” җәмгыятебез бар. Татар җырлары, биюләренә шунда өйрәнәбез. 2012 елда Казанда бер булган идем инде - Татар яшьләре форумында катнаштым. Быел инде менә олимпиада турында белем алып, шушы сынауларны үтеп карарга булдым. Конкурс биремнәре бер дә авыр булмады. Барысы да бик ошады.



Елена Злыдина, Мамадыш

Мин Мамадыш шәһәренең 3 санлы мәктәбендә 10нчы сыйныфта укыйм. Әтием - рус, әнием – татар. Өйдә күбрәк рус мохите. Әмма мин авылга әбием янына кайтып йөрим. Анда инде барысы да татарча. Олимпиада турында интернеттан белдем. Татар теле укытучысы белән киңәшләштем дә, катнашып карарга булым. Шул ук көнне дистанцион тур биремнәрен эшләдем һәм мөмкин булган 100 баллны җыйдым. Казанда үткән сынаулар инде авыррак булды. Интеллектуаль турда бирелгән текстны аңлавы кыенрак иде, презентация күрсәтү исә минем өчен җиңел булды – мин татар кызының бирнәсе турында сөйләдем.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20