Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Татар яшьләре көннәрен "Таяну ноктасы" бәйрәм итә

Чәршәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы XXVII Татар яшьләре көннәре уңаеннан махсус әңгәмәгә чакыра. Бәйрәмнең зур тарихы һәм ирешелгән нәтиҗәләре байтак. Татар яшьләре ел да мөһим проблемаларны чишәргә һәм күпләрне борчыган сорауларга җавап табарга омтылалар.

Татар яшьләре көннәре уңаеннан оештырылган тапшыруда түбәндәге студия кунаклары катнаша: «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Сафина, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Саратовтан делегат Ренат Ихсанов, «Идел» журналы баш мөхәррире, журналист Радик Сабиров, Башкорстан Республикасы делегаты Альбина Ильданова, Иваново делегаты Марат Йосыпов.

Исегезгә төшерәбез, 25−29 нчы август көннәрендә XXVII Татар яшьләре көннәре уза. Биш көн дәвамында төрле төбәкләрдән җыелган татар яшьләре «Борис Полевой» теплоходында Ульян, Самара, Тольятти, Болгар һәм Зөягә сәяхәт кыла. Программада татар теле, тарих, вокал, хореография һәм кул эшләре буенча мастер-класслар оештыру каралган. Татар яшьләре көннәрендә делегатларның күпсанлы семинар-тренинг, «түгәрәк өстәл» һәм диспутларда фикер алышуы, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашуы күз уңында тотыла.

Татар яшьләре көннәренә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 23 нче август, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера