Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

Татарстан “Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия конкурсында җиңде

Гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен социаль яклау ата-аналар илкүләм ассоциациясе" Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!» («ГТО всей семьй!») дип исемләнгән төбәк мәгариф идарәсе органнарының Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс эшләрен тикшергәннән соң, «Гаиләләрне һәм балаларны ГТО нормаларын тапшыруга җәлеп итүдә уңай тәҗрибә күрсәткән төбәк мәгариф органнары» категориясендә Татарстан Республикасы җиңүче дип табылды.

«Иң яхшы катнашучы гаилә» категориясендә Татарстаннан Гатиннар гаиләсе җиңеп чыкты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 сентябрьдә «Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!» («ГТО всей семьей!») Бөтенроссия спорт-агарту гаилә фестивале кысаларында булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин