Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2016

Татарстан Премьер-министры Красноярск икътисади форумы чараларында катнашты

Татарстан Премьер-министры Красноярск икътисади форумы чараларында катнашты  Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Красноярск икътисади форумы кысаларында "Россиянең киләчәге геосәяси һәм геоикътисади озак вакытлы трендлар координаталарында" дигән эшлекле иртәнге ашта катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара форумның төп мәйданчыгы - "Сибирь" халыкара күргәзмә-эшлекле үзәгендә үте.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучылар фикер алышулар барышында 15-20 елдан дөнья һәм Россиянең андагы урыны, бизнес, дәүләт хакимияте, гражданнар җәмгыяте вәкилләренең ил киләчәген ничек күрүе темаларына кагылды.

Форумның эшлекле программасының төп вакыйгасы "Стратегия-2030. Киләчәк Россия образы" пленар утырышы булды. Аның ачылышында сәламләү сүзе белән Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский чыгыш ясады. Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле очрашулар, кызыклы фикер алышулар һәм файдалы килешүләр теләде.

"Красноярск икътисади форумында катнашу өчен 6,5 меңнән артык кеше теркәлде. Алар дөньяның 26 иле, безнең илнең 61 төбәген тәкъдим итә. Мондый катнашучылар идарә итүнең сыйфатын арттыру мөмкинлеген бирә", - диде Виктор Толоконский.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович  "Стратегия-2030. Киләчәк Россия образы" пленар утырышын ачты. Ул бу чараның Россияне үстерү өчен перспективалы карарлар эшләүдә уңайлы һәм нәтиҗәле мәйданчык булачагына ышаныч белдерде.

Искәртеп узабыз: форумда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Нәзил Насыйбуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20