Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.10.2015

Татарстан Президенты Казанда XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручыларны бүләкләде

Татарстан Президенты Казанда XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручыларны бүләкләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручыларны һәм оештыруда катнашучыларны бүләкләде. Дөнья чемпионатының йомгаклау утырышы бүген Мәскәүдә узды. 

Чемпионат 2015 елның 24 июль - 9 август көннәрендә үтте. Командалар арасында Кытай җыелма командасы иң күп медаль яулады (35, 15-е алтын), икенчеләр АКШ командасы булды (33, 13), өченче урында Россия командасы (17, 9), - дип хәбәр итә "Р-Спорт".

"Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" медале белән статс-секретарь- РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова һәм РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов бүләкләнде, "Фидакарь хезмәте өчен" медаленә Федераль медик-биология агентлыгының (ФМБА) спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгы Юлия Мирошникова лаек булды. 

Р Президенты Рәхмәтләрен Халыкара йөзү федерациясе бюросы әгъзасы Геннадий Алешинга, РФ спорт министрлыгының хокукый департаменты директоры урынбасары Ирина Андреевага, РФ Федераль җыелышының Дәүләт думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариевка, Россия Синхрон йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Ольга Брусникина, Россия Суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Валерий Кузьмин, РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе башлыгының урынбасары Алексей Лаврищев, ФМБА җитәкчесе Владимир Уйба, Федераль таможня хезмәтенең таможня теркәве һәм таможня контролен оештыру баш  идарәсе башлыгының урынбасары Михаил Числов, Россия Судагы поло федерациясе президенты Евгений Шаронов һәм Россия Синхрон йөзү федерациясе президенты Николай Шутовка тапшырдылар. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтләре Россия Олимпия комитеты президенты киңәшчесе Владимир Васинга, РФ спорт министры урынбасары, Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе урынбасары Павел Колобковка, РФ спорт министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү департаменты директоры Алекандр Росляковка, РФ спорт министрлыгының футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнүне координацияләү департаменты директоры урынбасары Владимир Матлашевский, РФ спорт министрлыгының бюджет процессын оештыру департаменты директоры урынбасары Елена Цехановага белдерелде. 

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Рәхмәте "Мастерс" йөзү федерациясе президенты Александр Даниловка тапшырылды,           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20