Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.02.2016

Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә

Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә Россиянең Европа өлешенә тирәнәюче циклон керүгә бәйле рәвештә, 16-17 февральдә Татарстанда һава торышы шартлары шактый бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Төбәктә актив фронталь бүлекләр узган вакытта кар, юеш кар, пыскак яңгыр, яңгыр, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән буран, бозлавык, 16 февраль көнне кайбер районнарда томан көтелә.

16 февраль кичендә һәм 17 февраль көнне тәүлек дәвамында көньяктан исүче җил секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм һәм иртән секундына 20-25 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы кискен үзгәреп торачак. Юлларда көчле бозлавык саклана.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20