Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2018

Татарстан спортчылары катнаш көрәш буенча Россия чемпионаты призерлары булды

Татарстан көрәшчеләре ММА-2018дә Россия чемпионаты призерлары булды. Чиләбедә 2018 елгы катнаш көрәш буенча Россия чемпионатына йомгак ясадылар.

  • Турнир 12−14 майда «Трактор» Боз аренасында узды һәм анда Россиянең 38 төбәгеннән 150 спортчы катнашты. Ярышлар 8 үлчәү категориясендә узды һәм ММА буенча Россия җыелмасы составына сайлап алу да булып торды.

Чемпионатның махсус кунагы UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов булды.

Татарстанны турнирда Әлмәт ММА федерациясе көрәшчеләре — ММА буенча Европа чемпионнары Шарапудин Магомедов һәм Арсен Даудгаджиев тәкъдим итте.

Россия чемпионатында Шарапудин бронза, ә Арсен Даудгаджиев көмеш призер булдылар.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!