Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат

«Татарстан яшьләре» газетасында күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң вафат булды. Аңа 66 яшь иде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына газетаның баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов хәбәр итте.

Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. «Идел» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда «Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.

Быел Татарстан матбугаты көнендә узган «Бәллүр каләм» чарасындаИсмәгыйль Шәрәфиевка күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән «Лада Калина» автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.

Исмәгыйль Шәрәфиев турында кызы Айгөл сөйләгәннәрен Интертат.ру электрон газетасында укырга мөмкин.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера