Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2015

Татарстанда 16 градуска кадәр суыта

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча алмашучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнлә - 7-12, аязган вакытта 16 градуска кадәр салкынайта. Көндез 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында - иң салкыны, төньякта иң җылысы булачак. 

1 апрельдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Төнлә 7-10, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын. Көндез 3 градуска кадәр җылыта.

2нче апрельгә каршы төндә алмашучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Термометр баганалары 5-10, урыны белән 15 градуска кадәр салкынны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20